tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Касыйм шәһәренең Хан мәчетен төзекләндерү проекты белән танышты
Васил Шәйхразыев Касыйм шәһәренең Хан мәчетен төзекләндерү проекты белән танышты

Васил Шәйхразыев Касыйм шәһәренең Хан мәчетен төзекләндерү проекты белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Рязан өлкәсенә эш сәфәре белән килде. Бүген, 10 нчы июньдә, Касыйм шәһәрендә Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл ачыла.

Тантана башланганчы, Вице-премьер Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Герое, Дәүләт Думасы депутаты Андрей Красов, Рязан өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Касыйм шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Андреева Хан мәчетен төзекләндерү проекты белән танышты. Бүген биредә җомга намазы да узачак.

Исегезгә төшерәбез: Борынгы чыганаклар буенча, Хан мәчетен (Касыйм хан мәчете) XV гасырда Касыйм ханлыгына нигез салучы Солтан Касыйм төзеткән. Башка мәгълүматлар буенча, XVI гасыр уртасында Шахгали хан төзеткән. Кирпечтән төзелгән мәчетне 1702 елда Петр I боерыгы буенча җимергәннәр.

1768 елда Екатерина II боерыгы буенча иске нигездә бер катлы мәчет төзегәннәр. 2013 елның ноябрендә Рязань өлкәсе Арбитраж суды карары белән мәчет Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*