Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Красноярск краенда эш сәфәре дәвам итә. Бүген, 6 февраль көнне ул Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков белән очрашты.
Очрашу барышында Васил Шәйхразыев Татарстан, татар дөньясы исеменнән сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, Милли Шура рәисе дуслык һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Ул Красноярск краенда беренче тапкыр булын һәм бу эш сәфәренең программасын да әйтеп узды. 2015 елда Красноярскида узган Федераль сабан туеның әле һаман да үрнәк булып искә алынуын җиткерде. Васил Шәйхразыев татарлар уздырган чараларны хуплавын, ярдәме өчен Губернаторга рәхмәтләрен дә җиткерде.
Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков Татарстанны мактап телгә алды, күп эшләрне Татарстан Республикасы үрнәгендә эшләгәннәрен әйтте. Мисал итеп, Универсиада уздыруларын китерде.
Очрашу эшлекле һәм җылы рухта узды.