Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әнвәр Расуловны искә алдылар
Әнвәр Расуловны искә алдылар

Әнвәр Расуловны искә алдылар

Ульяновск өлкәсендә 31 нче аерым гвардияле десант-штурм бригадасының аерым сапер ротасы командиры Әнвәр Расуловны искә алдылар.

Ульяновск дәүләт аграр университеты спорт комплексында стильле каратэ буенча чемпионат һәм беренчелек узды. Ярышларда катнашучыларны өлкә Хөкүмәте рәисе Геннадий Спирчагов сәламләде.

“Спорт сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, кешенең шәхесен – ихтыяр көчен, җаваплылык һәм тирә-юньдәгеләрне аңлау хисен формалаштыра. Илебезнең тизләтелгән үсешен тәэмин итү өчен бүген безнең барыбыздан да реаль эш-гамәлләр таләп ителә. Әлеге турнир СВОда катнашучылар истәлегенә багышлап үткәрелә. Аларның геройлык үрнәкләре үсеш юлыннан баруыбыз турында ачык сөйли”,- диде Геннадий Спирчагов.

Ярышларда Ульяновск шәһәре, Чынлы, Чардаклы, Инза, Базарлы Сызган, Карсун, Ульяновск районнары клубларыннан 200дән артык спортчы катнашты.

Чыганак: emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*