tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы белән очрашты

Бүген, 25 май, Курган өлкәсе хөкүмәтендә киңәшмә узды. Йолдыз (Эчкен) авылындагы янгын фаҗигасеннән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков җитәкчелегендә өлкә Хөкүмәте вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнашты.

Киңәшмәдән соң  Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков белән очрашты. Вадим Шумков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул авылны яңадан торгызу ягында. Васил Шәйхразыев һәм Вадим Шумков Йолдыз (Эчкен) авылына бергә ярдәм күрсәтергә килештеләр.

21 июнь көнне Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән кабат Курган өлкәсенә барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*