tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга
Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга

Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга

Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга. Фильмның афишасы чыккан.

«Микулай» фильмы – керәшен авылында ялгызы яшәп яткан карт турында этно-триллер. Көтмәгәндә аның улы кайтып төшә…

Фильм 2022 елда Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Русские премьеры» программасында һәм «Сталкер» кинофестивалендә күрсәтелде.

Фильмда төп рольне Виктор Сухоруков башкара. Рольләрдә: Варвара Шмыкова, Иван Добронравов, Екатерина Агеева һәм Әлмәт дәүләт драмтеатры актёры Рафик Таһиров.

«Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелгән.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*