Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Красноярск краенда. Биредә ул Лесосибирск шәһәре башлыгы Андрей Хохряков белән очрашты.
Андрей Хохряков чарада катнашучыларны сәламләде һәм бу елны шәһәргә 50 ел тулуы турында сөйләде. Биредә яшәүче 60 меңнән артык халыкның 6 меңе татар дип исәпләнә. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, төрле милләт вәкилләре дус-тату мөнәсәбәттә.
Васил Шәйхразыев исә сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, кичәге һәм бүгенге чаралар белән таныштырды, иртәгәсе көнгә булган планнар турында әйтте. Шулай ук ул бүген мәчеттә татар җәмәгатьчелеге белән очрашуны, татар зиратындагы юлларны яхшырту үтенече белән чыгуларын сөйләде.