Татарстан журналистлары белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев массакүләм мәгълүмат чараларының Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.
– Татарстанда һәм Россиянең төрле регионнарында эшләп килүче газета-журналлар Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чаралар турындагы мәгълүматны сайтыбыздан һәм “Татарлар” газетасыннан алып үзләрендә бастыралар. Ә без, үз чиратыбызда, регионнарда үткән чаралар турында сайтыбызда язып барабыз. Шулай итеп, бер-беребезгә ярдәм итеп, Бөтендөнья татарларының тормышын яктыртып торабыз, – диде ул.
Васил Шәйхразыев өлкәләрдәге газета-журналларның әһәмиятен билгеләп үтте: “Газеталар татар мәдәни үзәк җитәкчеләренә тагын да күбрәк эшләргә этәргеч бирә. Татар телендәге массакүләм мәгълүмат чаралары татар халкының йөзен күрсәтә. Автономияләр һәм газета-журналлар бергә эшләргә тиеш. Бу мәгълүмат бирү генә түгел, ә шушы автономия үзәгендә эшләүчеләрнең хезмәтен һәм нәтиҗәсен күрсәтү, таныту ысулы да булып тора”, – дип ассызыклады ул.
“Кирәк вакытта матди ярдәм күрсәтәбез, кирәк булганда тәҗрибә белән уртаклашабыз. Шуңа күрә мондый очрашулар да бик кирәк һәм файдалы”, – диде Милли Шура рәисе.