Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада мөхтәсибәтнең еллык хисап җыелышы узды
Кукмарада мөхтәсибәтнең еллык хисап җыелышы узды

Кукмарада мөхтәсибәтнең еллык хисап җыелышы узды

Җөмәдәл-ахыр аеның 23нче көнендә (24нче декабрьдә) Кукмара шәһәренең Үзәк мәчетендә Кукмара мөхтәсибәтенең еллык хисап җыелышы узды, аның барышында 2024нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Җыелышта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

Әлеге чара кысаларында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев узып баручы ел нәтиҗәләре турында сөйләде, ә имамнар, аксакаллар, абыстайлар мәчетләрдә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

Гаилә елы уңаеннан имамнарга һәм абыстайларга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәсәлән, Олыяз авылы абыстае Тәэминә Гобәйдуллина ире Хәниф әфәнде белән 65 елдан артык бергә тигез гомер итә.

Хәзерге вакытта Кукмара районының Манзарас авылында актив рәвештә “Фатыйха” мәчете төзелеше алып барыла.

Быел Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы тарихи Җәмигъ мәчетендә торгызылган манарага ярымай куелды. Шулай ук август аенда “VII Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*