Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге каршындагы татар иҗат әһелләре ассоциациясе активистлары белән очрашты.
Очрашуда рәссамнарның Казан шәһәренә аерым визитын оештыру һәм биредә Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә пленэрлар үткәрү хакында фикер алыштылар. Шулай ук чарада уртак проектлар буенча эш планы билгеләнде.