tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә рәссам Роберт Мифның (Мифтахетдинов) күргәзмәсе ачылышында катнашты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә рәссам Роберт Мифның (Мифтахетдинов) күргәзмәсе ачылышында катнашты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә рәссам Роберт Мифның (Мифтахетдинов) күргәзмәсе ачылышында катнашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Россиянең Төньяк башкаласында.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә танылган рәссам Роберт Мифның (Мифтахетдинов) күргәзмәсе ачылды. Тантаналы чарада Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.

Рәссам Роберт Мифның сынлы сәнгать әсәрләрендә төп тема – Нева елгасы яры буенда урнашкан шәһәр, Татарстан һәм Ленинград өлкәсендәге гүзәл табигать күренешләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*