Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында «Татар-информ» агентлыгы белән уңышлы эшләвен телгә алды.
«Татар мәгълүмат кырында Бөтендөнья татар конгрессының алып барган эше бик зур. Конгресс «ТНВ» телеканалы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. «ТНВ-планета» каналы татар тормышы хәбәрләрен бөтен дөньяга җиткерә. Конгресс «Татар-информ» агентлыгы белән уңышлы эшләр алып бара. Ул Конгрессның һәр чарасын бөтен дөнья күләмендә турыдан-туры трансляцияли», – диде Васил Шәйхразыев.