tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: Татар авылларындагы мәктәпләрне конресс үз канаты астына алсын иде
Ркаил Зәйдулла: Татар авылларындагы мәктәпләрне конресс үз канаты астына алсын иде

Ркаил Зәйдулла: Татар авылларындагы мәктәпләрне конресс үз канаты астына алсын иде

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессының игътибарын күбрәк өлкән буынга түгел, яшьләргә юнәлтелгә кирәк дигән фикердә.

“Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәпләр булдыру зур эш булды. Минемчә, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә бу юнәлеш иң мөһиме булырга тиеш. Югыйсә, җырлый, бии белүче өлкән буынга игътибарны күбрәк бирәбез шикелле”, – дип сөйләде ул Бөтендөнья татар конгрессы съездының пленар утырышында

Ул бу мәсьәләдә Татарстан Язучылар берлеге һәр яктан хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.

“Ачыктан-ачык әйтергә кирәк: татарны татардан башка беркем дө кайгыртмас”, – ди ул.

“Мин Оренбургның Каргалы авылында булдым, анда милли тәрбия бирә торган үзәк ачканнар. Шундый үзәкләр Чувашия республикасы, Пенза өлкәсе авылларында бар. Бу – хосусый мәктәпләр ачу өчен җирлек. Читтәге мәктәпләрне дә онытырга ярамый, зур татар авылларындагы мәктәпләрне конресс үз канаты астына алсын иде. Бу атаклы татар кешеләре белән очрашу, язучыларның ачык дәрес бирүе, милли патриотик тәрбия формасында булырга мөмкин. Бу мәсьәләдә уйланырга кирәк”, – ди берлек рәисе.

Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен якшәмбе мәктәпләре челтәрен барлыкка китерү дә әйбәт максат булыр иде, дигән фикердә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*