Бүген, 7 февраль көнне, Лесосибирск шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар җәмгыятьләре активы белән очрашты.
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде һәм федераль округларда узучы очрашулар турында сөйләде.
Алга таба сүз татар җәмгыятьләре оешмалары җитәкчеләренә бирелде. Алар ирешелгән казанышлар турында фикерләре белән уртаклаштылар һәм киләсе елга төп бурычларны, эш юнәлешләрен билгеләделәр.
Берләшмә әгъзалары үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Васил Гаязович үз чиратында аларны Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашырга һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәне сакларга чакырды.