Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген “Яңа гасыр” каналында чыгучы “Сиңа миннән сәлам” тапшыруында катнашты.
Милли Шура рәисе 30 еллыгын бәйрәм итүче Бөтендөнья татар конгрессы, Милли Шура эшчәнлеге, тормышка ашырылучы проектлар хакында сөйләде. “Сиңа миннән сәлам” тапшыруы 23 нче июльдә 7.00-9.00 сәгатьтә “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” каналларында эфирга чыгачак.