tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мөхтәсибәтендә “Әниләр һәм бәбиләр” җәйләве эшли башлый
Кукмара мөхтәсибәтендә “Әниләр һәм бәбиләр” җәйләве эшли башлый

Кукмара мөхтәсибәтендә “Әниләр һәм бәбиләр” җәйләве эшли башлый

Кукмара районы Өркеш авылында 27 июльдән һәр елдагыча “Әниләр һәм бәбиләр” җәйләве эшли башлый. Җиденче августка кадәр дәвам итәчәк җәйләүгә әниләрне 5 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар белән чакыралар. Җәйләүне Җәләлиевлар гаиләсе Кукмара мөхтәсибәте, Казан шәһәрендәге Гадел мәчете, Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре ярдәме белән оештыра.

Программада – Ислам дине нигезләре, зикердә катнашу, бер сүрә ятлау, әдәп-әхлак темасына, Ислам тарихы буенча берәр чыгыш ясау, бер газет чыгару. Иртән буыннарга йога һәм цигун буенча күнегүләр ясау, беренче ярдәм күрсәтү өчен Су-дҗок системасыннан 1-2 адымны истә калдыру каралган. Мастер класс, квест, спорт ярышлары, татарча берәр язучының әсәрен сәхнәләштерү, походка бару, су юлларын чистарту көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*