tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтем-догалы җыен
Хәтем-догалы җыен

Хәтем-догалы җыен

Ерак 1919 елның Иске Яңа ел кичендә Сергач өязенең кораллы отряды Семочки авылында яңа хакимияткә ризасызлык белдерүчеләрне тынычландыру операциясе кысаларында илледән артык кешене кыйный, талый һәм атып үтерә, шул исәптә дин әһелләрен дә. Аннары аларны күрше Пашат авылы белән ике арадагы ярга илтеп ташлый һәм шуннан бу урын Шәһитләр каберлеге дип йөртелә башлый, ә анда яткан мәрхүмнәр һәр мәҗлестә хәтем-дога белән искә алына.

Бөтен Россиягә танылган “Рәшидә” мәчетен туган авылы Мәдәнәдә төзетүче (1992-1994) Фаиз Абдрахман улы Гыйльманов шул хәвеф-хәтәрле чараның 90 еллыгына Семочки белән Пашат авыллары арасындагы ярда 1999 елда мемориаль комплекс торгызды һәм соңгы дистә еллар дәвамында биредә ел саен рәсми рәвештә “Хәтер көне” уздырылып килә. Ә бу кайгылы вакыйганың 100 еллыгына олы юл кырыена ул моннан берничә ел элек матур стела да бастырып куйды.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгысын Пашат мулласы, Сергач, Спас һәм Кнәген районнары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов алып барды. Әйтергә кирәк, Татарстанның халык артисты Рәшит абый Сабировтан ул бу өлкәдә бер дә калышмады, безгә калса, кайбер җирләрдә уздырып та куйды кебек, чөнки үзебезнеке булганга, һәрбер чыгыш ясаучыны ипләп кенә тәкъдим итте.

Ә моңа кадәр Шәһитләр каберлеге мемориалына, елдагыча, Пашат белән Семочкида яшәүче дин кардәшләребез тәкбир әйтеп килде. Аларны биредә Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов белән өлкәбез имамнары лидеры Гаяз хәзрәт Закиров каршылады.

Әйтергә кирәк, бу чарага әлеге территория алдан хәстәрләнгән, биредә яткан шәһитләрне яд итәргә килүчеләр өчен эскәмияләрне дә уңайлы гына йомшак әйбер белән уратып алганнар, кирәк урыннарга келәмнәр дә җәелгән. Семочки клубы директоры Рәмис Хайруллинның көчәйткеч аппаратуралары әйбәт кенә көйләнгән иде. Шуңа бу чараны читтән генә күзәтеп торсак та, барысы да яхшы аңлашылды.

Алып баручы Марат хәзрәт хәтем-догасын кылып, Коръән сүрәсен укып, бер-бер артлы хөрмәтле кунакларны сәхнә түренә чакырды. К.Октябрь районы башлыгы Ринат Жалялов, Гаяз, Мансур, Рушан һәм Рәшит хәзрәтләр, Пашат һәм Семочки авылы башлыклары Наил Атауллин һәм Равил Бәдретдинов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов, Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов һәм РНКАТНО әгъзасы Рамил абый Салихҗанов барысы да бу матәм чарасының әһәмиятен ассызыклап үттеләр, әлеге традициянең мөһимлеген, сабак булуын искәрттеләр, аны оештыручыларга олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

– Карагыз менә, күптән түгел генә коеп яңгыр яуды, ә хәзер ялтырап кояш чыкты. Безнең тормыш та шулай ул: агы да, карасы да була, бәйрәме дә бар, кайгысы да килгәли. Шуңа үткәннәрдән гыйбрәт алыйк, дин белән киләчәккә юл ярыйк, – дип сөйләде Гаяз хәзрәт.

Ә Рушан хәзрәт бу чарага килү генә дә изге гамәл, диде һәм гыйбадәттә булырга, гөнаһлардан арынырга чакырды. Аның аңлатмасы буенча, Аллаһы Тәгалә моңа һәрдаим зур мөмкинлекләр бирә тора һәм бүгенге матәм көне нәкъ шуларның берсе булганын әйтте.

Әлеге чара кысаларында өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт бер төркем Пашат мәчете картларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, ә Рушан хәзрәт пашатлы Рушат Хәсәновка Росси Диния нәзарәтенең “Казанышлар өчен” дигән истәлекле медален тапшырды. Өйлә намазыннан соң К.Октябрь районы хакимияте һәм Нижгар татарлары конгрессы узган Корбан гаете хөрмәтенә руханилар өчен Уразавылның “Идел” кафесында аш табыны корды.

Юл уңаеннан, җирле конгресс рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина “Хәтер көне-2022” чарасын һәм кичке сәгатьләрдә Пашат клубында Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех белән атказанган җырчысы Ландыш Баһавиның хәйрия концертын оештырырга ярдәм иткән пашатлы авылдашларына (Рушат Хәсәнов, Рушан Сәмиуллин, Рафаэль, Шәмил, Руслан, авыл СПКсы белән мәчет җитәкчеләре) һәм шулай ук Семочки мәчете белән Сәяр һәм Илдар Багаутдиновларга олы рәхмәтләрен белдерә.

Әлеге язманың башында Шәһитләр мемориалын һәм стеласын төзетүче Фаиз әфәнде Гыйльмановны махсус искә алдык, чөнки бу көнне аның шушы игелекле гамәлләрен сагынучы булмады. Матәм көнен концерт белән йомгаклау да ничектер сәер кабул ителә. Өлкә Диния нәзарәте рәисе әйткәнчә, бу чара – хәтем-догалы җыен, шуңа да Пашат белән Семочки арасында яткан шәһитләрнең рухы шат булсын иде.

Олег ХӨСӘИНОВ.    

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*