tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды хакында сөйләде
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды хакында сөйләде

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды хакында сөйләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгы һәм VIII съезд хакында сөйләде. Бүген  «Татар-информ» агентлыгында  матбугат конференциясе узды.

– Съездга 35 илдән 1,5 мең кунак килүе көтелә. Биредә Милли Шураның яңа составы, рәисе, аның урынбасарлары сайланачак, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә яңа бурычлар куелачак, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

2017 елда Милли шура оештырылды. Аңа татар эшмәкәрләреннән, зыялыларыннан 75 кеше керде.

2 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак. Шул ук көнне Милли шура яңа составта беренче утырышын үткәрәчәк.

30 июльдә съезд кунаклары «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фестивалендә катнаша. 31 июльдә Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия каралган. 1 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узачак. Утырышта җиде дискуссия мәйданчыгы оештырыла. Делегатлар үзләрен кызыксындырган темалар буенча секцияләргә бүленеп фикер алышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*