Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Владикавказ шәһәрендә Төньяк Осетия-Алания Республикасының милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры Алан Багиев, Г. Тукай исемендәге татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Галя Гусейнова һәм милләттәшләребез каршы алды.
Васил Шәйхразыев юлда барганда Бесландагы “Фәрештәләр шәһәре”нә дә кереп чыкты. Әлеге мемориаль зиратта 2004 нче елның 1-3 нче сентябрендә булган теракт вакытында һәлак булган 266 кеше җирләнгән. Милли Шура рәисе биредәге “Кайгы агачы” һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген кич белән Вице-премьер Ингушетия Республикасына бара. Биредә ул Хөкүмәт әгъзалары белән очрашачак.
Иртәгә, 23 гыйнварда, Милли Шура рәисе Төньяк Осетия Республикасында Төньяк-Кавказ Федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән утырыш уздыра. Очрашуда 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк.