tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия Республикасына килде
Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия Республикасына килде

Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия Республикасына килде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Владикавказ шәһәрендә Төньяк Осетия-Алания Республикасының милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры Алан Багиев, Г. Тукай исемендәге татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Галя Гусейнова һәм милләттәшләребез каршы алды.

 

Васил Шәйхразыев юлда барганда Бесландагы “Фәрештәләр шәһәре”нә дә кереп чыкты. Әлеге мемориаль зиратта 2004 нче елның 1-3 нче сентябрендә булган теракт вакытында һәлак булган 266 кеше җирләнгән. Милли Шура рәисе биредәге “Кайгы агачы” һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бүген кич белән Вице-премьер Ингушетия Республикасына бара. Биредә ул Хөкүмәт әгъзалары белән очрашачак.

Иртәгә, 23 гыйнварда, Милли Шура рәисе Төньяк Осетия Республикасында Төньяк-Кавказ Федераль округына кергән  татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән утырыш уздыра. Очрашуда 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*