Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның 17-18 нче февраль көннәрендә Оренбург өлкәсендә җирле җитәкчеләр һәм Идел буе федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашулары узачак. Чарала “Татарлар: гамәл Стратегиясе” кысаларында үтә.
Бүген биредә Оренбург өлкәсе татар хатын-кызларының V форумы да оештырыла. Милли Шура рәисе анда да катнашачак. Васил Шәйхразыев Россия төбәкләренә сәфәрләре вакытында, шундагы татар авылларында да була. 18 нче февральдә, Оренбург өлкәсендә, вице-премьер килүен, бөек шагыйрь М.Җәлилнең туган авылы – Мостафада көтәләр. Ул шагыйрь исемендәге музей комплексын караячак.