tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсендә эш сәфәре башланды
Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсендә эш сәфәре башланды

Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсендә эш сәфәре башланды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  17-18 нче февраль көннәрендә Оренбург өлкәсендә җирле җитәкчеләр һәм Идел буе федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашулары узачак. Чарала “Татарлар: гамәл Стратегиясе” кысаларында үтә.

Бүген биредә Оренбург өлкәсе татар хатын-кызларының V форумы да оештырыла. Милли Шура рәисе анда да катнашачак. Васил Шәйхразыев Россия төбәкләренә сәфәрләре вакытында, шундагы татар авылларында да була. 18 нче февральдә, Оренбург өлкәсендә, вице-премьер килүен, бөек шагыйрь М.Җәлилнең туган авылы – Мостафада көтәләр. Ул  шагыйрь исемендәге музей комплексын караячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*