tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ватанга хезмәттә татар династияләре» бөтенроссия фәнни конференциясе булып узды
«Ватанга хезмәттә татар династияләре» бөтенроссия фәнни конференциясе булып узды

«Ватанга хезмәттә татар династияләре» бөтенроссия фәнни конференциясе булып узды

2025 елның 25 апрелендә ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Россия галимнәре, төбәкчеләр, укытучылар катнашында «Ватанга хезмәттә татар династияләре» бөтенроссия фәнни конференциясе булды. Конференция Ватанны саклаучылар елы һәм «Ватан хезмәтендә татарлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Чараны Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге һәм Башкортстан Республикасы Татар төбәкчеләре җәмгыяте оештырды.

Конференция барышында Россия дәүләтенең хәрби кампанияләрендә төрле татар династияләре вәкилләренең катнашуы, дипломатлар, тәрҗемәчеләр, түрәләр хезмәтләренең үзенчәлекләре турында мәсьәләләр каралды. Татар сәүдәгәрләре династияләре, муллалар, дворяннар да игътибардан читтә калмады.

Сәламләү сүзе белән ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин, шулай ук Башкортстан Республикасы Татар төбәкчеләре җәмгыятенең башкарма комитеты рәисе (Уфа шәһәре) һәм ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов чыгыш ясадылар.

Конференциянең хронологик тематикасы шактый зур чорны – XVI–XX гасырларны үз эченә алды. Бу исә татар династияләренең формалашуын күзәтергә һәм аларның язмышларын үткәннән алып безнең көннәргә кадәр белергә мөмкинлек бирде. Географик яктан караганда, докладлар Түбән Идел буе (Әстерхан сәүдәгәрләре Гаделшиновлар һәм юрта татарлары Аллашевлар династияләренә), Казакъ даласы (тәрҗемәчеләр Бикмаевлар һәм Батыршиннар, Җаек казаклары Утеповлар-Миликеевлар), Урал буе (Киреевлар, Тукаевлар, Нугайбәковлар, Солтановлар, Тәфкилевлар һ.б.), Урта Идел буе (Нократ кенәзләре Касыймовлар, Хәлфиннар, Мангушевлар һ.б.) татарларына, шулай ук Литва татарларына (Лебедзь) багышланды.

Конференциянең фәнни өлешен Россия генеалогия федерациясе президенты, Россия Дворян Собраниесе вице-җитәкчесе һәм герольдмейстеры, т.ф.к. Станислав Думин (Мәскәү шәһәре) ачып җибәрде. Ул, «Лабендзь гербы Лебедзлары, Литва татар нәселе Ватанга хезмәттә» дигән доклад белән чыгыш ясап, чарада катнашучыларны Россия дәүләте тарихында сизелерлек эз калдырган әлеге нәселнең төп вәкилләре белән таныштырды, шулай ук аларның 1508 елдан башланган шәҗәрәсен китерде.

Мәшһүр Тәфкилевлар нәселен дә читләтеп узмадылар: аерым алганда, «Хезмәт итү һәм мирас: Россия тарихында Тәфкилевлар нәселе» дип аталган чыгышында Айрат Төхвәтулин әлеге династиянең оешуы, таралышы турында сөйләде, алар арасында аеруча танылган Котлы-Мөхәммәд (Алексей) Тәфкилев (ул Оренбург чикләрендә 20 ныгытмага, соңрак Орск, Чиләбе һ.б. шәһәрләргә нигез салган). Докладчы шулай ук Оренбург мөселманнары Диния нәзарәтенең дүртенче мөфтие Сәлимгәрәй Тәфкилев һәм полковник, Россия империясенең Дәүләт Думасының бөтен 4 чакырылыш депутаты Котлымөхәммәт Тәфкилевның биографияләренә кагылып узды.

Алга таба докладлар Башкорт-мишәр гаскәрендә хезмәт иткән династияләргә багышланды. Мәсәлән, ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, т.ф.к. Рөстәм Әминов «Тукаевлар – казаклар, муллалар, түрәләр һәм депутатлар династиясе Россия империясенә хезмәт итүдә» дип аталган чыгышында Салавыч авылында (хәзерге Балтач районы) туып-үскән Тукай Корманаев хакында сөйләде.Әлеге шәхес, 1745 елда Сәет бистәсенә (Татар Каргалысына) күченеп, хәзерге Башкортстан территориясендә җирләр сатып алган, Эстәрлебаш авылында Тукай династиясенә нигез салучы булган. Бу династиядән муллалар, меценатлар, түрәләр, Дәүләт Думасы депутатлары, юридик старшиналар чыккан. Аның вәкилләре төбәктә элита булып торган, татарларның башка абруйлы нәселләр (Рәмиевлар, Дәүләтшиннар (Богдановлар)) белән дустанә һәм династик багланышлар булдырган.

Башкорт-мишәр гаскәрендә татарларның хезмәт итүе темасын Руслан Мәсәгутов дәвам итте. Аның «Башкорт-мишәр гаскәрендә татар морзалары Киреевларның хезмәт итүе» дигән доклады Киреев морзаларының хезмәт итүенә багышланды: аерым алганда, 1 нче Мишәр кантонының кантон ярдәмчесе Габделгафур Киреев, шуннан ук дистан башлыгы Мөхәммәдгалим Киреев һ.б. шәхесләрнең хезмәт итүләре турындагы фактлар әйтелде.

Конференциянең пленар утырышын йомгаклап, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире, т.ф.д. Радик Исхаков чыгыш ясады. «XVIII гасыр азагында Урал буе татарларының дворян династияләре» дип аталган докладында галим Яушевлар, Тәфкилевлар, Чанышевлар һ.б. төп татар дворяннары династияләренең формалашуы хакында сөйләде. 1795 елда Уфа наместниклыгында 26 татар дворяны йорты булган, аларда 944 кеше яшәгән.

Конференция эше секция утырышы белән дәвам итте, анда 16 доклад тыңланды. Алар арасында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдиновның татар телендә «Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мәшһүр татар династияләренең ташъязма истәлекләре» чыгышы тыңланды. Аның докладында Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән атаклы династияләр вәкилләре турында хәбәр ителде, аерым нәсел вәкилләренә караган кабер ташларының саны яңгырады.

Мангушевлар һәм Хәлфиннар династияләре вәкилләренең биографияләре белән конференция кунакларын Мәкъсүм Акчурин һәм ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илшат Фәйзрахманов таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*