Укытучылар һәм остазларга багышланган елны ветеран укытучыларыбызны хөрмәтләп Вәчир мәктәбенә очрашуга чакырдык.
Илебезнең кайсы почмакларында яшәсәләр дә, кайсы гына тармакта хезмәт итсәләр дә укыткан укытучыларны һич тә онытмыйбыз.
Тубыл районы, Вәчир авылында яшәүче Сабирә Мәмәтова 1955 нче елның 7 маенда Уват районы, Өге авылында туа. 1969 нчы елда туган авылында дүрт классны тәмамлап, күрше Горнослинкино авылына укырга китә. Әтисе белән әнисенә гел мактау кәгазьләре килеп тора. Аннары Тубыл педагогия училищесына укырга керә. 1974 нче елда сазъяк Вәчир авылына юллама белән эшкә жибәрәләр. Анда башлангыч классларны укыта, балалар аны бик яраталар. 36 ел үз эшендә Мактау кәгазьләре, бүләкләр алып эшли һәм лаеклы ялга чыгып, Хезмәт ветераны исеменә дә лаек була.
Укытучы һөнәре элек-электән авыр, сабырлык сорый торган һөнәр булып санала һәм зур ихтирамга лаек. Аның төп бурычы – яшь буынга белем бирү генә түгел, алар өчен һәр яктан үрнәк шәхес, алыштыргысыз остаз, психолог, матур эшләргә рухландыручы булу да. “Укытучы булып туалар” дигән акыллы әйтемне һәм бу мәкаләмне мин Сабирә апа Мәмәтовага багышлыйм. Сабирә Хәни кызы Вәчир мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләде. Минем ике кызымны укытты. Балаларга ныклы белем, тәрбия бирергә тырышты. Дәресләре балаларга кызыклы һәм нәтиҗәле иде, ни өчен дисәң, ул әһәмиятле, файдалы төрле мәгълүматлар кертеп, аңлаешлы итеп сөйләде. Шулай итеп очрашу кичәсе зур бәйрәмгә әверелде. Балалар бик күп сораулар биреп, җырлап, жылы сүзләр әйтеп кичәбез тәмамланды.
Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Сабирә апабызга исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Аның каршысында баш иябез һәм бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән