tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марсель Бакировка – 90 яшь!
Марсель Бакировка – 90 яшь!

Марсель Бакировка – 90 яшь!

Бүген, 10 декабрьдә, галим, язучы, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, “Дуслык” ордены һәм фән-мәгариф өлкәсендәге алтын-көмеш медальләр белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Марсель Хәернас улы Бакировка 90 яшь тулды.

Юбилярны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис  Шакиров котлады. Марсель Бакировка “Бөтендөнья татар конгрессы”ның халыкара Берлеге медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*