“Җәлил укулары” бәйгесе киләсе елга Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгын каршылап уздырыла. Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдергәнчә, конкурс Җәлил иҗаты белән берлектә, җәлилчеләрне һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, яраланып кайткан һәм һәлак булган татар язучыларын, шагыйрьләрен дә колачларга тиеш.
Утырышта катнашучылар кызыклы тәкъдимнәр белән дә чыкты. Аларны тормышка ашыру мөмкин, дип саный Милли шура рәисе.