tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә “Киленбикә-2019” конкурсы узды
Свердловск өлкәсендә “Киленбикә-2019” конкурсы узды

Свердловск өлкәсендә “Киленбикә-2019” конкурсы узды

Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында “Киленбикә-2019” конкурсы узды. Һәр катнашучы тамашачылар һәм жюри каршында 5 төрле сынау узарга тиеш иде. Визит карточкасында алар үзе, гаиләсе һәм ирешкән уңышлары хакында сөйләде.

Аш-суга осталыкларын да күрсәттеләр. Киленнәрнең уңганлыгына  бәяне жюри әгъзалары ризыклардан авыз итеп бирде. Гаилә коргансың икән, син кул эшләренә дә оста булырга тиеш. Конкурста катнашучылар моның буенча да сынатмады. Ниләр генә эшләмәгән алар. Һәр кайсы алтын куллы булып чыкты.

Һәр хатын-кыз кирәк урында артист та. Киленнәр җырлый да. бии дә. Нәфис сүзгә дә оста. Ә катнашучыларның үзләренә иң ошаган бирем- ул мода күрсәтү иде. Һәрберсе жюри каршында иң зәвыклысы булырга тырышты.

Конкурс ахырында һәр гүзәл зат аерым номинациядә җиңү яулады. “Сокландыргыч” – Ларина Губаева, “Сөйкемле” – Анфиса Сәгатдинова, “Зирәк” – Нурзалия Касыймова, “Хужабикә” – Рузилә Губаева, “Оста куллы” – Оксана Хәсәнова, “Нәзакәтле” – Динара Хәкимова, “КИЛЕНБИКӘ-2019” исеменә Эльвира Губаева лаеклы булды.

Салават Губаев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*