Бу гадәти булмаган Сабантуй быел унөченче тапкыр узды. Ул ел саен республикабыз районнары буйлап йөри. Аның беренчесе танылган драматург Туфан ага Миннуллин хәер-фатихасы белән 2005 нче елда Биектау районының Әлдермеш авылында үткән иде. Ә быелгы эстафетаны татар театр сәнгатенә байтак артистларны биргән Апас ягы кабул итеп алды.