tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Милли музеенда мөселман мәдәнияте раритетлары тәкъдим ителәчәк
Татарстан Республикасы Милли музеенда мөселман мәдәнияте раритетлары тәкъдим ителәчәк

Татарстан Республикасы Милли музеенда мөселман мәдәнияте раритетлары тәкъдим ителәчәк

2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда Ислам тарихының 14 гасырын колачлаган мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайланма раритетлар күргәзмәсе ачылачак. Күпчелек экспонатлар күргәзмәгә сирәк куела, ә кайберләре беркайчан да куелмаган.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак. Әлеге күргәзмә киләсе елда узачак истәлекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны каршылау булып тора. 2022 елга ТР Милли музее мөселман мәдәнияте буенча тагын да зуррак күргәзмә әзерли.

Татарстан Республикасы Милли музее сайланмаларында Идел буенда ислам үсеше, мөселман Көнчыгыш һәм Көнбатыш тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре турында сөйләүче бик күп әйберләр саклана. 1905 елгы атаклы Сәмәрканд куфи Коръән факсимиле; 1941 елда профессор Иван Михайлович Покровский тарафыннан бүләк ителгән шәмаил альбомы; Төркия солтаны Мәхмәд V Рәшад галим һәм дин эшлеклесе Хәсән-Гата Габәшины бүләкләгән тәсбих; догалыклар өчен нәзакәтле футлярлар – һәр предмет үзенең уникаль тарихы һәм Татарстанда ислам үсеше белән бәйле.

Күргәзмәдә иң сирәк әйберләрдән шулай ук хаҗ белән бәйле предметлар тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, кисвә фрагментлары – Кәгъбәтуллаһ япмасы, ул хаҗ тәмамлангач, хаҗиларга таратыла торган кечкенә кисәкләр. Мөселманнар бу ядкарьләрне үз гаиләләрендә кадерләп саклыйлар, буыннан-буынга тапшыралар. Шундый зур күләмдәге кисвәнең бер фрагменты өч метрдан артык, ул 1937 елда Казан кешесеннән музейга кабул ителә. Килүчеләрнең игътибарын чит ил паспорты да җәлеп итәчәк: ул 1905 елда Мәккәгә килеп җиткән хаҗига бирелгән.

Музейда башка раритетлар да саклана: кулъязма һәм басма Коръәннәр, традицион көнчыгыш орнаменты һәм гарәп графикасы белән бизәлгән бронза эшләнмәләр, намазлыклар, язма һәм китап мәдәнияте һәйкәлләре, рухи ядкарьләр, дини язмалар язылган һәм ике изге шәһәр – Мәккә һәм Мәдинә төшерелгән шамаилләр.

Күргәзмәнең ачылышы – 16.00 сәгатьтә. Күргәзмә 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк һәм аңа музейга алынган билетлар белән узып булачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*