tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге белән #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрә
Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге белән #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрә

Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге белән #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрә

2021 елның 15 нче июлендә Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрә (Арча шәһәре, үзәк стадион). Әлеге тантаналы чарада XIV һәм XV “#әдәбимарафон” дөньякүләм бәйгеләренең финалистларын бүләкләү дә оештырыла.

Чакырылган финалистлар – Татарстан Республикасыннан, РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән киләчәк 2500 дән артык кеше – сез язган китап/әсәрләрне укучылар! Алар арасында мәктәп укучылары да (~550 катнашучы), апа-абыйлар да, әби-бабайлар да бар!

15 нчеиюль көнне сезнең барыгызны да үзегезнең укучыларыгыз белән бергә булырга, әдәби көрәшнең хөкемдарлары булырга, аларга автографлар өләшергә, алар белән бергә күп санлы фотоларга төшәргә – яңа иҗади үрләрне яулау өчен рух һәм илһам алып кайтырга чакырабыз! Тантанада барлык мөмкин булган сәламәтлек саклау чаралары күреләчәк.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕ 10:00 сәг. башланып китчәк, 8:00-10:00 сәг. кунакларны каршы алу, кульяулык җыю оештырыла. Әлеге чарага сез дә үзегезнең бүләкләр белән килә аласыз.

Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе: https://vk.com/adabimarathon

Әдәби марафонның Телеграм’да рәсми каналы: https://t.me/adabimarathon

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*