Татар тарихы 7 томлык булып нәшер ителсә дә, әле яңа чыганакларны барлап өстәмә китаплар бастырылык мәгълүматлар шактый.
Ә алар архив һәм музейларда, борынгы кулъязмаларда үз чиратын көтә. Шулай да соңгы араларда, тирихи документаль китаплар язу җанланып китте. Бигрәк тә авыл тарихын чагылдырган китаплар әледән-әле киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Шушы арада тагын бер авыл тарихлы булды. Чирмешән районының Әмир авылында, “Мәңге яшә Әмирем!” китабы тәкъдир ителде. Әлеге чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһанның махсус репортажы
Гасыр гарасатының ачы җилләре Әмир авылын да дер селкеткән, нинди генә зилзиләләр авыл өстеннән узмаган. Болар барысы да 912 бит булып бастырып чыгарылган “Мәңге яшә, Әмирем!” Китабына бәйнә-бәйнә языла.
Төбәк тарихын язарга уйлагансыз икән, эшне аксакаллардан башларга кирәк ди Әмир авыл тарихын язучы. Китапны тәкъдир итү кичәсендә дә, аны язуда катнашкан, авылда гомер иткән өлкәннәр җанлы хатирәләре белән уртаклашты.
1799 нчы елны нигез салынган Әмир авылының тарихы ул анда яшәгән халык язмышы. Кайбер ишле гаиләләрдә сугыш һәм тормыш авырлыклары белән дөм ятим кала, әмма авыл үксезләрне үз канаты астына ала.
Дөньяның төрле почмакларында җиң сызганып хезмәт итүче булдыклы җитәкчеләр, иҗат әһелләре, гомумән шәхесләрне авыл тәрбияләгәнен беләбез. “Мәңге яшә, Әмирем!” китабының иганәчеләре Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар шушы авыл егетләре.
Үзләрен авылга бурычлы дип санаучы әлеге гаилә тарафыннан эшләнгән изге гамәлләр бик күп. Ел саен авыл бәйрәме, күптән түгел ачылган авылның иман йорты – барысы да аларның матди ярдәме белән эшләнә. Алай гына да түгел авылда калган яшьләргә һәм өлкәннәр өчен ике-өч елллык максатчан эшчәнлек тә оештырылган. Мәсәлән, һәр туган балага 100 мең акча бирү, ай саен сугыш чоры балаларына 2 меңлек азык-төлек җыелмсы бирү.
Тарихи документаль китапны язу бик четрекле эш. “Шәхси мәгълүматлар турындагы закон” да эзләнүләрне чикли. Өстәвенә, хезмәтең басылып чыккач, канәгатьсез, ризасыз кешеләр булачагына да әзер торырга кирәк. Әмир авылы китабын язганда барысы да исәпкә алынган. Анда Фоторәсемнәр генә дә 800 чамасы! Шулай да, китап басылгач кына табылган кайбер истәлекләр, фотолар булганлыгы әйтелде. Әмма тулаем алганда авыл халыкы да, китапны тәкдир итү кичәсенә кайткан кунаклр да хезмәтне югары бәяләде.
Китапны Әмир авылы халкына автор үзе, гаилсе белән тәкъдим итү дә Әмир халкы өчен кадерле. Алар күрше авлыда туып-үскән якташлырының иҗаты белән горурланып яши.
Чирмешән районында кырыктан артык авыл бар, шулар турында 80 нән артык китап язылган. Әмир авылы белән бәйле тарихи вакыйгаларны җирле эзтабарлар да өлешчә барлаган . Ә “Мәңге яшә , Әмирем! китабы татар тарихы тарихының 8 нче томы булырлык.