Журналист, нәфис сүз остасы, җырчы, тәрҗемәче, төбәк тарихын язучы Илдар Кыямов, күптән түгел шагыйрь икәнлеген дә раслады. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан өр-яңа китабы “Җырларымда җирсүем” дип атала. Иң әүвәл – шигъри хәзинә Чирмешән районының Кара Чишмә авылында авторның якташларына тәкъдим ителде.