Халкыбыз кайда гына яшәмәсен, элек-электән җыр-моңга һәвәс булып, сәнгатьне яратып яшәгән. Ул шатлыклы вакытларда гына түгел, ә авыр чакларында да моңлы озын җырларын көйләгән, бәет-мөнәҗәтен әйткән. Гасырлар дәверендә буыннан-буынга тапшырылган әлеге рухи байлыгыбызны саклау һәм аны яшьләргә җиткерү өчен бүген байтак төбәкләрдә халык иҗаты фестивальләре, конкурслар һәм җыр бәйрәмнәре уза. Ульяновскиның “Сембер җыры”, Екатеринбургның “Урал сандугачы”, Мордовиянең “Туган як тавышлары” дип аталган җыр бәйгеләре нәкъ менә шул максатларны күз уңында тотып уздырыла да инде. Шушы көннәрдә генә генә Чувашстанның Шыгырдан авылында үткән “Шыгырдан моңнары” төбәкара халык иҗаты конкурсы да дистәләгән моңлы тавышлы үзешчән сәнгать осталарын бер сәхнәгә җыйды. Аларны Рамис Сафин да тыңлап кайтты.