tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы ханымнары Премь краенда тәҗрибә уртаклашты
“Ак калфак” оешмасы ханымнары Премь краенда тәҗрибә уртаклашты

“Ак калфак” оешмасы ханымнары Премь краенда тәҗрибә уртаклашты

12-13 май көннәрендә Пермь крае Барда авылында “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Чарада Россиянең Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Новосибирск, Пенза, Омск өлкәләреннән, Пермь краеннан, шулай ук Татарстанның 28 районы һәм шәһәрләреннән җирле  оешма вәкилләре катнашты.

Кунакларны Барда авылында хөрмәтләп, үзебезчә җыр-бию, якты йөз белән каршы алдылар. Ханымнар мәдәният һәм мәгариф объектлары белән танышты. Биредә гомер итүче татарлар гомер-гомергә телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап яши. Барда балалар сәнгать мәктәбендә дә яшь буынга шул мирасыбызны сеңдерергә тырышалар. Монда да кунаклар килүен көтеп торганнар. Укучылар үз сәләтләрен күрсәтте, татар композиторларының әсәрләрен башкардылар.

Аккалфаклылар Җәмигъ мәчетенә дә булып, намаз укыдылар. Гыйбадәт йортының эшчәнлеге белән таныштылар. Барда мәдәният үзәгенә килгәч, мондагы музейны карадылар. Биредә кунакларга Барда татарларының тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше турында сөйләделәр.

Мәдәният үзәге фойесында сәнгать осталары һәм милли ашлар күргәзмәсе гөрләде. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дип әйтүләре юкка түгел. Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән ханымнарга бик күп кызыклы мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Шунда ук фольклор ансамбльләре дә үзләренең чыгышлары белән сөендерде.

Күргәзмә белән танышканнан соң, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ханымнары күчмә утырышка җыелды. Биредә очрашу фольклор ансамбльләренең чыгышлары белән дәвам итте. Алар халкыбызның күптөрле йолаларын күрсәтте.

Күчмә утырышка җыелучыларны Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов сәламләде һәм районның социаль-икътисадый хәле белән таныштырды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова залда утыручыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Мондый очрашуларның асылы, әһәмияте хакында сөйләде. Шулай ук төбәкләрдән килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчеләре дә чыгыш ясап үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*