tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милләтебез киләчәге – сезнең кулда”
“Милләтебез киләчәге – сезнең кулда”

“Милләтебез киләчәге – сезнең кулда”

Төмән шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды, “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы ярдәме белән «Туган тел көне» уздырылды. Бирегә өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан укытучылар һәм татар теленә гашыйк булган укучылар чакырылган иде.

Бәйрәм чарасының программасы тыгыз һәм кызыклы булды. Кунаклар башта заманча төзелгән яңа мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Аннары шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары һәм 52 нче мәктәп укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән бик матур концертны тамаша кылдылар. Мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров, җырчылары Марат Вәлиев, Наилә Габдуллина, мәктәп укучылары Тимур Бикмуллин, Ясминә Вәлиева башкарган татар халык җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. «Ләйсән» (җитәкчесе И.Сафин) кече оркестр, «Аккош» (Е.Володина) бию, «Чулпан» (Г.Хөсәинова) җыр ансамбльләре чыгышлары, кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев төрле музыка уен коралларында башкарган көйләрне, Сафия Асадуллина сөйләгән шигырьне дә тамашачылар ялкынлы алкышларга күмделәр.

Чараның төп өлеше – өлкә, регионара олимпиадаларында югары урыннар алган укучыларны һәм аларга төпле белем биргән укытучыларны тәбрикләү иде. Сәхнәгә мәктәп директоры Алевтина Манкаева, «Бәрәкәт» фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров, «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов чыгып, 16 укытучыга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Ринат Хәмзә улы: «Татар халкыбызның киләчәге сезнең кулда. Сез булганда – без дә булырбыз. Сез – һәркемебез өчен үрнәк. Киләчәк буында туган телебезгә мәхәббәт уяткан өчен, татар теленең кирәклеген аңлатып, өйрәнергә аларда кызыксыну уятканыгыз, хөрмәт тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Телебезне саклап, аның дәрәҗәсен бергә күтәрик», – диде. Аннары сәхнәгә 15 укучыны чакырып, аларга да Мактау кәгазьләре тапшырдылар.

Ринат Насыйров 52 мәктәпкә интерактив такта бүләк итте, алдагы елларда башка җиңүче мәктәпләргә дә булачагын әйтте.

Бүләкләү чарасы «Сүнмәс хисләр» (Ә.Назыйров) вокал ансамбле башкаруында «Туган телем» җыры белән тәмамланды.

Аннары килгән кунакларга Татарстан кинорежиссеры Илдар Ягафаровның «Исәнмесез» нәфис фильмын карарга тәкъдим ителде.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*