tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Димитровград шәһәрендә төбәкара “Сәгыйров укулары” узды

ВИДЕО: Димитровград шәһәрендә төбәкара “Сәгыйров укулары” узды

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә төбәкара “Сәгыйров укулары” узды. Шәһәрнең Габдулла Тукай исемендәге татар мәктәбендә узган әлеге чарада Татарстан, Чувашстан, Мордовия республикаларыннан, Саратов, Самара өлкәләреннән 200 дән артык малай һәм кыз катнашты. Шагыйрь, рәссам, халыкара Филантроп премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров гомеренең соңгы көннәренә кадәр Димитровградта яшәде, кул-аяклары хәрәкәтләнмәсә дә ул дистәдән артык китап чыгарды, рәсемнәр ясады. Оештыручылар белдергәнчә, бу конференциянең төп максаты-әлеге легендар шәхеснең исемен мәңгеләштерү һәм аның иҗатын халыкка таныту. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*