Республика сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет «Ел табибы-Ак чәчәкләр 2021 ” конкурсы җиңүчеләрен билгеләде.
Тавыш бирүдә Татарстанда яшәүче 25 меңгә якын кеше катнашкан. Җиңүчеләрне билгеләгәндә интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре дә, жюри бәяләре дә исәпкә алынды. Конкурсның барлык номинантлары да үз өлкәләрендә – җиңүчеләр. Мәртәбәле жюрига их яхшыларны сайлап алу җиңел булмады.
Җиңүчеләрне иртәгә, 18 июньдә «Казан Экспо» залында Татарстан Президенты һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры катнашындагы тантанада игълан итәчәкләр.