tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә татар оешмалары үзара килешүгә кул куйды
Нижневартовск шәһәрендә татар оешмалары үзара килешүгә кул куйды

Нижневартовск шәһәрендә татар оешмалары үзара килешүгә кул куйды

Бүген, Нижневартовск шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Координацион Совет утырышы уздырды.

“Әлеге очрашуны үткәрүнең сәбәбе – 3 зур төбәккә: Төмән өлкәсе, Ханты-Манси Югра автономияле округы һәм Ямал-Ненец автономияле округындагы татар милли-мәдәни оешмаларының үзара хезмәттәшлегенә нигез булып торачак килешүгә кул кую, уртак Координацион Совет булдыру. Бөтендөнья татар конгрессы бу тәкъдимне хуплый,” – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

 

Төмән өлкәсендә – 102 мең 587, ХМАО -Юграда – 108 мең 899, ЯНАОда – 28 мең 509 – барлыгы 239 мең 995 милләттәшебез яши. Әлеге килешү биредәге дистәләгән татар оешмаларына үзара ярдәмләшеп, хезмәттәшлек итеп эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

“Бу килешүнең башка төбәкләр өчен дә үрнәк була алачагына ышанам,” – диде Милли Шура рәисе.

Үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне Төмән өлкәсе иҗтимагый оешмалары Координацион Советы рәисе Ринат Насыйров, ХМАО татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаил Мөхәммәтҗанов, Ямало-Ненец автономияле округының  татар һәм башкорт иҗтимагый оешмалары ассоциациясе рәисе Илдус Рәҗәпов имзалады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*