tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә “Итле” хәләл кафесы эшли башлаячак
Нижневартовск шәһәрендә “Итле” хәләл кафесы эшли башлаячак

Нижневартовск шәһәрендә “Итле” хәләл кафесы эшли башлаячак

17нче июнь көнне, Нижневартовск шәһәрендә “Итле” хәләл кафесы ачылды. Аның эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев танышты.

HalaI Lifestyle форматында эшләүче итле стейк-кафесына нигез салучы – Руслан Хәйретдинов. Ул билгеләп үткәнчә, кафеда Татарстан җитештерүчеләренең продуктлары кулланыла.

2019 елда стейк-хаус “Итле” кафесы Татарстан башкаласында үз ишекләрен ачты. «Итле» әзер хәләл продукция җитештерүне башлап җибәрү проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республиканың Инвестицион советы утырышында хупланды.

Бүген «ИТЛЕ” – Казанда урнашкан хәләл кафелар челтәре. Әзер хәләл продукция җитештерү азык-төлек сәнәгатен һәм икътисадны үстерүгә ярдәм итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*