Иваново өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе рәисе Фәрит Ляпин “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында үзләре яшәгән төбәктәге татар тормышы, башкарылган эшләре һәм хәзерге вакытта Җәмигъ мәчетенең икенче бинасындагы төзелеш хакында сөйли. Әлеге бина татар үзәге буларак та хезмәт итәчәк.