tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия төбәкләрендәге актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар
Россия төбәкләрендәге актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар

Россия төбәкләрендәге актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар

Татар проектларын тәкъдим итүче Россия төбәкләреннән килгән актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар. Бу хакта “Идел” яшьләр үзәгендә үткәрелгән Татар балалар лидеры мәктәбендә очрашуда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов журналистларга әйтте.

  • 8-14 ноябрьдә “Идел” яшьләр үзәгендә Татар балалар лидеры мәктәбе үткәрелә. Мәктәптә Россиянең 15 төбәгеннән 80 мәктәп укучысы катнаша.

“Балаларның проектларына ярдәм итү өчен берничә грант бирәчәкбез. Аларны үсендерү өчен бүләклибез. Проектлары ярдәм таләп итә. Безнең зур милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк”, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, проектларын тәкъдим итүче яшьләр 6 декабрь көнне “Таба” этно проектлар акселераторында катнашачак.

Тимур Сөләйманов белдергәнчә, “Таба” проектын Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар яшьләре форумы, “Идел” яшьләр үзәге, “Сәләт” оешмасы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*