tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада бөек җырчы Илһам Шакиров истәлегенә кичә үтәчәк
Уфада бөек җырчы Илһам Шакиров истәлегенә кичә үтәчәк

Уфада бөек җырчы Илһам Шакиров истәлегенә кичә үтәчәк

“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпания­сендә 13 ноябрьдә Уфада “Башкортостан” концерт залында үтәчәк Илһам Шакиров истәлегенә багышланган кичә уңаеннан матбугат конференциясе үтте.

Ваһапов исемендәге фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов быел Ваһапов фестиваленең Илһам Шакиров истәлегенә багышланачагы хакында сөйләде һәм бөек җырчының фести­вальгә турыдан-туры катнашлыгы барлыгын билгеләде.

—  2008 елдагы кризис вакытында фести­вальнең тукталып калу куркынычы бар иде. Илһам абый үзенең яклау сүзен әйтте һәм аны саклап калуга тырышлыгын салды, — диде Рифат Әхмәт улы.

Продюсер концертта йөзгә якын артист катнашачагын әйтте. Алар барысы да Илһам Шакиров җырларын башкарачак. Рифат Фәттахов билгеләвенчә, бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү өчен аның иҗатын туктатмаска кирәк.

Ваһапов исемендәге фестиваль инде 15 ел үткәрелеп килә һәм җир шарының төрле почмакларында тамашачыларны сөендерә. Күптән түгел Илһам Шакиров истәлегенә багышланган кичә Мәскәүдә зур уңыш белән үткән. Фестивальнең продюсеры сүзләренчә, бөек шәхеснең исемен байрак итеп алган кичә бары иң яхшы залларда узарга тиеш. Һәм бу шулай булып килә дә.

Русиянең атказанган, Башкортстан­ның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев хатирәләре белән бүлеште. Илһам Шакиров белән яшьли үк танышуын, аның иҗатын үрнәк итеп алуын, җырчы белән аралашуның зур фәһем бирүен сөйләде, фестивальнең гаҗәеп матур проект булуын билгеләде һәм һәркемне 13 ноябрьдә үтәчәк концертка чакырды.

Матбугат конференциясендәге сөйләшүдә Илһам Шакировның бөек шәхес, җыр сәнгатенең маягы, байрагы, легендасы булуы билгеләнде. Әлбәттә, бу дәрәҗәдәге сәнгать йолдызларына күпләр табына, балаларына да аның исемен кушучылар күп. Бөек шәхеснең исемен йөртүченең үзенең дә лаеклы уңышларга ирешүе — матур күренеш. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев —  нәкъ шундыйлардан. Җырчы сөй­ләвенчә, ул туарга бер-ике көн кала Илһам Шакиров аларның күрше авылларында концерт куйган, әтисенә аның белән сөйләшү бәхете тигән, улларына бөек җырчының исемен кушачагын да әйткән.

—  Балачакта бервакыт урамнан китеп барам. Бер туктап торган машинадан җыр ишетелә. Катып калдым, беркая да кузгала алмыйм. “Китмә” җыры иде бу. Әти шунда аңлатты инде, “Менә кем хөрмәтенә сиңа исем куштык!” —  дип. Шушы көннән башлап мин Илһам абый белән “чирли” башладым, —  дип сөйләде Илһам Вәлиев һәм фес­тивальдә бары тик чын “йолдызлар”ның гына катнашуын билгеләде.

Бүген заман яшьләренең туган телен белмәве сирәк күренеш түгел. Бу уңайдан конференциядә катнашкан яшь җырчы Руслан Сәйфетдиновны бил­геләп китәргә кирәк. Урысча аралашучы егет искиткеч моңлы итеп… татарча Илһам Шакиров җырларын башкара! Ваһапов фестивалендә гран-при да яулаган ул. Татарча яхшы аңлыйм, ди үзе. Ул бөек шәхеснең тавышын беренче ишеткәч тә әсир булуын, аңа чиксез соклануын белдерде.

Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин бүгенге сөйләшүнең бик фәһемле, ноябрьдә үтәчәк кичәгә ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде.
Матбугат конференциясендә фести­вальнең максаты – милли моңнары­бызны, сәнгатебезне саклау, үстерү булуы билгеләнде.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*