tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Гәрәй Рәхим татар милләте һәм туган тел турында васыять әйтеп калдырган
ВИДЕО: Гәрәй Рәхим татар милләте һәм туган тел турында васыять әйтеп калдырган

ВИДЕО: Гәрәй Рәхим татар милләте һәм туган тел турында васыять әйтеп калдырган

Татарстанның Халык язучысы Гәрәй Рәхимнең 6 сентябрьдә вафат булуы татар җәмәгатьчелеге өчен көтелмәгән һәм аяныч хәл булды. Бер карасаң, аның яше дә шактый, саулыгы да какшаган. Ләкин барыбер берничә операция кичергән бу шәхеснең дөньядан китүенә ул үзе дә, җәмәгатьчелек тә әзер түгел иде.
Быел ул бигрәк тә яшәреп киткәндәй булды. Гайрәтле, мөлаем ир-ат буларак истә калды ул. Гәрәй Рәхим соңгы атналарына кадәр гел хәрәкәттә, иҗат эчендә кайнап яшәде. Җор телле, ихлас иде, башкалардан гадилеге белән аерылып торды ул. Ләкин аның катлаулы мәсьәләләрне яхшы белгән, тирән фикерле әдип, никадәр олы шәхес булуы хәзер дә ачыла.
Казанда олы шәхесләрнең иҗатын өйрәнеп фәнни китаплар чыгару, конференцияләр үткәрү гадәте бар. Гәрәй Рәхим дә бу дәрәҗәгә лаек. Аның иҗатын, фикерләрен тирәнтен өйрәнергә кирәк. Моның өчен бу әдип турында матбугатта, радио, телевидениедә, интернетта чыккан фикер-карашларны, аерым мәкаләләрне җентекләп өйрәнеп, йомгак ясау вакыты җиткән.
6 нчы сентябрьдә һәм аннан соң Гәрәй Рәхимнең вафаты уңаеннан татар матбугатында, интернетта чыккан фикер-хәбәрләрнең гомуми саны  үзенә күрә рекорд булып чыкты. “Татар-информ” агентлыгы, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” газеталары, татар журналлары, интернет сәхифәләре Гәрәй Рәхимнең күптән түгел үткән юбилеена бәйләп әйтелгән фикерләр дә, хушлашуга багышлап таратылган хәбәрләр дә мәгънәле. “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Адымнар” тапшыруында 11 сентябрьдә эфирга чыккан  видеорепортажда милли зыялыларның хәзерге рухи халәте ачыла. Татар җаны һаман исән, сызлану, кадерләү, ярату-ихтирам гадәтләре онытылмаган икән…(см.TNVАдымнар)
Күп кенә язмаларда сискәнү, кайгыру хисе, Гәрәй Рәхимнең гомере өзелү белән килешмәү, аны үз итү, иҗатын ярату фикерләре кабатлана. Хәзер бу шәхеснең тормышыннан, иҗтимагый эшчәнлегеннән гыйбрәт-фәһем алу вакыты җиткәндер. Шул нисбәттән Гәрәй Рәхимнең татар милләте һәм туган телне саклауда керәшен татарларының әһәмияте турында бер чыгышы сакланган.
Бу уникаль видеоны Гәрәй Рәхимнең дусты, рәссам һәм телеоператор Фәйзрахман Камал Татарстан халыклар дуслыгы йортында керәшен җәмгыяте оештырган кичәдә яздырып алган. Соңгы елларда шагыйрь һәм драматург Гәрәй Рәхим тәҗрибәле нашир һәм продюсер буларак дусты Ф.Камал белән хезмәттәшлек итеп, милли мәдәнияткә бәйле берничә саллы китап чыгарды. Гомеренең соңгы көннәрендә Сөембикәгә багышланган зур җыентык әзерләү белән шөгыльләнгән. Үзенең иҗатына багышланган кичәдә Гәрәй Рәхим, тәҗрибәле сәясәтче, галим, кыю һәм төпле фикерле әдип буларак, татар халкының бердәмлеген, туган телне кадерләп саклаучы керәшеннәрнең тарихи миссиясе турында әйтеп калдырган. Иң зур милли җыеннарда яки парламент мөнбәрләреннән әйтелә торган сүзләрне шәхси юбилей кичәсендә әйткәнда, Гәрәй Рәхим бу чыгыш аның васыяте булып калыр дип уйламагандыр.
Ни аяныч, Гәрәй Рәхимнең туган тел, татар халкы турында күңел түрендә яткан газиз кичерешләрен бары тик шушы видеоязма ярдәмендә генә күрә-ишетә алабыз. Бик әдәпле, тыйнак бу шәхеснең үзе язган китаплар күргәзмәсен карап ихлас сөенүе күзгә ташлана. Әлеге видеоның төшерелеп, хәзер тамашачыга барып җитүе мөһим. Керәшеннәр Гәрәй Рәхим – Григорий Родионовны атаклы мәгърифәтче Яков Емельяновка тиң күреп, аның белән горурланалар.
Бүген Фәйзрахман Камалның шәхси архивында сакланган бу язманың интернетта премьерасы! Шулай итеп, кадерле милләттәшләр һәм якташлар, татар конгрессының интернет порталында, милли матбугатка күзәтүләр чыгара торган “Юаннар көзгесе” шәлкемендә Халык язучысы Гәрәй Рәхимнең васыять итеп калдырган фикерләрен тыңлагыз, карагыз. Җанисәп көннәрендә генә түгел, башка чорларда да һәрвакыт истә тотарга лаеклы алар.

                                                                                                                    Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*