tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида узачак Федераль Сабантуйның көне билгеле
Ульяновскида узачак Федераль Сабантуйның көне билгеле

Ульяновскида узачак Федераль Сабантуйның көне билгеле

Бүген, 14 сентябрьдә Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Йортында 2022 елда XXI Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Җыелыш Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында узды.

“Ил күләмендә Сабантуйны 4нче тапкыр кабул итеп алуыбызга бик шатбыз. Федераль Сабантуйны үткәрү ике төбәк арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуына ышанам”, – диде Алексей Русских.

Милли Шура рәисе үз чиратында төбәк башлыгына сайлауларда уңышлар теләде һәм өлкәдә яшәүче 150 мең татар халкын әлеге чарада актив катнашырга чакырды.

Очрашу кысаларында милли татар бәйрәмен әзерләү буенча беренчел бурычлар һәм аларны финанс белән тәэмин итү турында фикер алыштылар. Биредә доклад белән Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Игорь Эдель, Ульяновск өлкәсе финанслар министры вазифаларын башкаручы Наталья Брюханова, “Ульяновск өлкәсе сәнәгать һәм эшкуарлыкны үстерү корпорациясе” фондының Директорлар советы рәисе Руслан Гайнетдинов, Ульяновск өлкәсе физик культура һәм спорт министры вазифаларын башкаручы Рамил Егоров һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры вазифаларын башкаручы Евгения Сидирова чыгыш ясадылар.

Татарстан ягыннан утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Дамир Шиһабетдинов катнаштылар.

Милли чараның төгәл датасы да билгеле булды. Сембердә XXI Федераль Сабантуй 2022 елның 18 июнендә була. Алдагы көнне ат чабышлары һәм Татарстан сәнгать осталары концерты узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*