tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 23-24 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Милләт Җыены”н үткәрә
23-24 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Милләт Җыены”н үткәрә

23-24 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Милләт Җыены”н үткәрә

“Милләт Җыены” чарасының пресс-релизы
(23-24 сентябрь, 2021 ел, Казан шәһәре)

2021 елның 23-24 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызның “Милләт Җыены”н үткәрә.

Чарага Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 70 төбәгеннән 500 милләттәшебез чакырулы. Кызганычка каршы, коронавируска бәйле кертелгән чикләүләр булу сәбәпле, әлеге җыенга чит илдәге милләттәшләребезнең күпчелеге Zoom-конференция режимында гына кушылачак.

Җыен  программасы кысаларында 23 сентябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы да үтәчәк. Шулай ук бу көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җыен катнашучылары өчен “Татар кызы”, “Җәлил укулары”, “Татарча диктант” һәм “Әйдә ШаяРТ!” татар КВН лигасы кебек масштаблы чараларны тәкъдим итү интерактив тамашасы да булачак. Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар режиссер Илдар Ягъфәровның Мансур Гыйләҗев сценарие буенча төшерелгән «Исәнмесез?» фильмын карый алачаклар.

24 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узачак, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның катнашуы да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*