tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чикаго татарлары татарча диктант язды
Чикаго татарлары татарча диктант язды

Чикаго татарлары татарча диктант язды

Чикагодагы милләттәшләребез “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Барлыгы 6 кеше язган. Текстны “Чикаго татарлары” оешмасына нигез салучы Айгөл Камилла Тимчишин укый. Бу хакта милләттәшебез үзе хәбәр итте.

“Диктант язганнан соң, җыелышып чәй эчтек. Әнием Мәдинә бәлеш белән сыйлады, Венера исемле кунагыбыз кош теле пешереп килде, ” – ди ул. Диктант язуда моңарчы татарча укымаган татарлар да катнашкан. “Тырышып яздылар,” – дип белдерде Айгөл Камилла Тимчишин.

Милләттәшләребез “Татарча диктант” акциясен оештыручыларга – Бөтендөнья татар конгрессына, татар яшьләре форумына зур рәхмәтен җиткерә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*