tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды
Татарстанда «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды

Татарстанда «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды

Лаеш районында «Звездный» укыту һәм савыктыру үзәге базасында «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды.

Чарада аграр юнәлеш буенча белем алучы 150 студент катнаша, аларның 70е — Россиянең 35 төбәгеннән, 80е — Татарстаннан. 600 катнашучы «Авыл  көче» кушымтасы аша онлайн тоташтырылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ачылу «Кайтам: дипломнан алып хезмәт хакына кадәр» темасына түгәрәк өстәл форматында узды. Очрашуда эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм яшь аграрчылар өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.

«Тармакка әзер, тәҗрибәле белгечләр кирәк. „Кайтам“ проекты — яшь аграрийларга тәҗрибә бирү, аларның ихтыяҗларын белү һәм аларга перспективалар турында сөйләү мөмкинлеге. Бездә югары уку йортларын  яки урта һөнәри уку йортларын укып чыгучы яшь белгечләргә-аграрийларга бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие каралган. Шулай ук яшь аграрийга, эштән тыш, торак мәсьәләсенең дә мөһим булуын аңлыйбыз. Шуңа күрә Республикада торак шартларын яхшырту буенча программалар да эшли», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр Марат Җәббаров.

«Кайтам» форумы — ул шул исемдәге проект офисы үрнәкләренең берсе, аның кысаларында моңа кадәр дә уңышлы яшь ватандашлар белән интервьюлар циклы чыгарылган иде. Безнең бурыч — яшьләр белән бергә мөмкинлекләр булдыру, алар белән бергә бүген булырга тиешле мохитне алар белән бергә программалаштыру», — ди Татарстан яшьләр эшләре  министры Тимур Сөләйманов.

Форум йомгаклары буенча яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшчәнлек алып баруга яраштыру буенча методик материаллар җыентыгы басылачак, аны АПК өлкәсендәге теләсә нинди предприятие, бизнес-оешма һәм уку йорты үзенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен куллана алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*