“Дөнья” студиясендә кунакта Иҗауда туып үскән егет – Рөстәм Егоров. Хәзерге вакытта ул Казан музыка көллиятендә белем ала. Җыр серләренә аны Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та өйрәтә. Рөстәм үзен аның шәкерте дип саный. Әлеге әңгәмәне карап сез сәләтле, өметле җырчы Рөстәм Егоров белән якыннанрак таныша аласыз.