tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чикләвек» уенын оештыручылар Россия Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде
«Чикләвек» уенын оештыручылар Россия Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

«Чикләвек» уенын оештыручылар Россия Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

Татар мәдәниятенә багышланган «Чикләвек» интеллектуаль уенын оештырганы һәм үткәргәне өчен Татарстан Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр Советы РФ Мәгариф министрлыгы һәм Цифрлы инновацияләр фабрикасы дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегеннән хәбәр иттеләр.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә оештырылган «Россия халыклары: уникальлек, татулык, үзтиңдәшлек» дигән Бөтенроссия конференциясендә узды.

Проект гражданнар бердәйлеген һәм милләтара татулыкны ныгытуда иң яхшы тәҗрибә дип табылды. Ноябрь аенда интеллектуаль уен Россия башкаласында инде алтынчы тапкыр үткәрелде. Анда төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 39 команда катнашты.

«Чикләвек» – тулысынча татар телендә үткәрелә торган, татар теле һәм әдәбияты, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә бәйле сораулардан гыйбарәт булган беренче һәм бердәнбер интеллектуаль уен.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*