20 нче гасыр башында җәдит мәктәпләрендә дөньяви фәннәр укытуда татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре. «Мәгърифәт йолдызлыгы» дип аталган хвалыкара конференциянең бер секциясе нәкъ менә шулай атала. Гомумән әлеге тема мәктәпнең фәнни юнәлеше дисәк тә ялгышмабыз. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Казанның 4 нче гимназия-интернатында ел саен «Мәгърифәт йолдызлыгы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Мәгърифәтче-укытучыларның мирасын хәзерге укыту барышында файдалану өчен тырышабыз дип искәртте фәнни-гамәли конференция кунакларын сәламләгәндә мәктәп директоры Таһир Гыйззәтуллин.
Конференция гадәттәгечә секцияләргә бүленеп уздырылды.
«Мәгърифәт йолдызлыгы» конференциясендә барлыгы 70 укучы катнашты.
Жюри фикеренчә, киләчәк шушындый фәнни-эзләнүләр үткәргән укучылар кулында.
Күп еллар дәвамында оештырылган конференция кысаларында татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре хезмәтләре һәм аларның тормыш юллары өйрәнелде.