tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак»лылар Чүпрәледә кунакта
«Ак калфак»лылар Чүпрәледә кунакта

«Ак калфак»лылар Чүпрәледә кунакта

Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы вәкилләре чираттагы күчмә утырышта катнашып кайтты. Бу юлы Чүпрәле районы «Ак калфак» хатын-кызлары «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дигән бик тә эчтәлекле, күңелле очрашу оештырган иде.

Анда Татарстан районнары, Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең гүзәл затлары катнашты. Чүпрәле районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова кунакларны җылы каршы алып, төрле чараларда озатып йөрде. Ә бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде.

Чүпрәледә халкыбызның энҗе-мәрҗәннәрен бөртекләп җыеп, киләчәк буынга тапшырып калдыру максатында зур эшләр башкарыла. Гореф-гадәтләрне саклап калуга багышланган күргәзмәләр соклану тудырды: чиккән намазлыклар һәм сөлгеләрнең ниндиләре генә юк анда!

Туган якны өйрәнү музееның байлыгы да һәркемне сокландырды. Әлеге музейда Тәтеш районы хатын-кызларын әйдәп барычы Римма Гомәр кызы Сафиуллованың әнисе Сара апа истәлегенә багышланган экспозицияләр белән таныштык. Яңа Ишле авылында ул үз акчасына төзеткән күпер буыннар бәйләнешен, рух бердәмлеген күрсәтүче билге булып санала.

“Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән концерт программасы дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бергә үрелеп барды.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова үзенең йомгаклау сүзендә әлеге чарага югары бәя бирде һәм халкыбызның традицияләрен, телен саклап калу өстендә эшләүче җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кәримә Алиуллина,
өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*